Конспект урока окружающего мира для 1 класса «Вода — источник жизни»
Муниципальное бюджетное учреждение «Управление дошкольного образования» исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Конспект урока окружающего мира для 1 класса
» Вода — источник жизни»
Провела воспитатель
Салахиева Земфира Гаптрафиковна
Город Нижнекамск
2015 год
Тема: «Су — яшәү чыганагы «.
Программа эчтәлеге: Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту. Суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Суга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Эксперименталь
Сүзлек өстендә эш: үтә күренмәле, эретүчән.
Күрсәтмә материал: төрле сулыклар сурәтләнгән рәсемнәр, шартлы билге, глобус, су тавышлары яздырылган аудиоязма.
Тарату материалы: һәр балага 2 шәр сулы стаканнар, калаклар, тоз, ком.
Алдан үткәрелгән эш: Суда яшәүче җан ияләре, су үсемлекләре турында әңгәмә кору.
Шөгыль төзелеше.
Кереш өлеше.
Табышмак әйтү.
Төп өлеш.
1) Су турында әңгәмә.
2) Глобусны карау.
3) «Су нинди?» уенын уйнау.
4) Аудиоязма тыңлау.
5) Ш. Галиевның «Корыда яуган яңгыр» шигырен уку.
6) Тәҗрибә үткәрү.
3.
Шөгыль барышы.
Табышмак әйтү:
Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк .
Су кайларда була? .
Ни өчен кирәк ул су? Кемнәргә кирәк ул? .
Су үсемлекләргә ни өчен кирәк? .
Хайваннар суны кайдан алалар?
Кешеләргә су ни өчен кирәк?
Әйе, балалар, су бөтен тереклек ияләренә — кешеләргә, үсемлекләргә, хайваннарга да бик кирәк. Сусыз безнең тормыш булмас иде.
Суның яхшы якларын атадык. Аның начар ягы бармы? .
Карагыз әле, менә бу безнең җир шарының макеты — глобус.
Глобуста су зәңгәр төс белән күрсәтелгән. Монда диңгезләр, океаннар, елгалар һәм күлләр керә.
Җир шарында су күпме, әллә азмы? .
Су безнең җир шарының бик күп өлешен алып тора. Ләкин диңгез һәм океаннарда су тозлы. Аны эчәргә ярамый.
Кешеләргә эчү өчен нинди су кирәк? .
Ә менә эчә торган су җир шарында бик аз. Шуңа күрә аны саклап кына тотарга, юкка әрәм итмәскә кирәк. Юынганнан соң краннарны ябып китәргә кирәк.
Әгәр без краннарны ябып бетермичә калдырсак, су тамып кына торса да бик күп су әрәмгә аккан була. Менә бу билгене истә калдырыгыз .
Физминутка. Уен «Су нинди?» .
Балалр, ә сезнең су тавышларын ишеткәнегез бармы?. Әйдәгез әле, бергәләп су тавышларын тыңлап карыйк әле .
Яңгыр кайдан килә? .
Ә болыт каян барлыкка килә? .
Бик дөрес, балалар .
Кояш диңгез, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суы парга әйләнә. Пар югары күтәрелә һәм шунда суына, куера да вак тамчылар барлыкка килә. Без аларны вак болытлар итеп күрәбез.
Бер-берсе белән куышып авырайган тамчылар яңгыр булып җиргә төшәләр. Ә яңгыр яуганнан соң барлык үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр рәхәтләнеп су эчәләр.
Менә хәзер мин сезгә Шәүкәт Галиевның «Корыда яуган яңгыр» дип аталган шигырен укып китәм.
Иркен сулап куялар да
Игеннәр «Рәхмәт!»,-диләр.
Сусап-кибеп беткән идек
Безгә бик рәхәт!-диләр.
Чәчәкләр дә, агачлар да
Рәхмәт әйтәләр аңа.
Яңгыр ява! Яуган өчен
Яңгырга рәхмәт ява.
Без сезнең белән суның бик күп сыйфатларын атадык. Бүген аның тагын бер сыйфаты белән танышырбыз. Моның өчен безгә тәҗрибә ясап карарга кирәк. Сезнең өстәлегездә ике сулы стакан, тоз һәм ком. Бер стаканны алабыз һәм шуңа калак белән тоз салабыз да болгатабыз.
Тоз суда нишләде?
Ә хәзер икенче сулы стаканны алабыз да аңа ком салабыз, болгатабыз. Ком нишләде?
— Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? .
— Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
— Су кайларда була?
— Су нинди?